«ШАЯН ТВ» алып баручылары коллегалары белән кызыклы репортажлар әзерләде [фотолар]

-- Лейла

2 февральдә IT-паркта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышы үтте.

Коллегия утырышы эшендә министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, Татарстандагы федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары, типографияләр һәм нәшриятлар җитәкчеләре катнашты.

IT-парк фойесында кунаклар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тарафыннан күргәзмә оештырылды. Үз презентациясен беренче татар балалар телеканалы да тәкъдим итте.

«ШАЯН ТВ» алып баручылары интерактив форматта кунакларга канал эшчәнлеге, аның уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде.

Әйтергә кирәк, яшь алып баручыларга игътибар зур булды, төрле ММЧ вәкилләре алар белән аралашты, интервью алды, фотога төште.

Чын профессионаллар буларак, безнең алып баручылар да коллегалары белән тик-токлар төшерде, кызыклы репортажлар әзерләде.

Бәйле