Блогер Илүсә Фәләхова намаз укый башлаганмы? [видео]

-- Лейла

Тумышы белән Мамадыш районы Олыяз авылыннан булган, хәзерге вакытта Казанда гомер итүче блогер Илүсә Фәләхова намаз укырга керешкән. Бу эшкә Илүсәнең йөргән егете, шулай ук блогер Раушан белән бертуган абыйсы Фирназ да кушылганнар. Әмма бу изге эшне хуплаучылар да, блогерны «эт» итеп сүгеп атучылар да табылган.

— Минем хәзер иртәм сәгать 5тә үк башлана, без тәхәрәт алырга тордык. Әлегә көнгә намазны 1 тапкыр гына укыйбыз. Әкренләп барысына да өйрәнербез. Иртәнге намаз – иң төп намазларның берсе булып санала. Намаз укырга теләүчеләр булса, бүгеннән башлагыз. Иртәгегә калдырмагыз! – дип яза блогер һәм үз язылучыларына киңәшләрен дә бирә.

Бу видеоны интернетка урнаштыру белән Илүсәгә йөзләгән генә түгел, меңләгән хат килеп ирешкән. Күпләр моны өнәп бетермәүләрен әйткән, ә кайберәүләр блогерга соклануларын белдергәннәр.

“Шәрә басып укы тагын”, “Тырнак буялгач, тәхәрәт дөрес булмый. Тырышып укыгач, кабул булсын инде”, “Аякта берни юк бит. Болай ярамый”, “Нигә башта яулык юк?”, “Башыңа ябын”, “Мин аңлап бетерә алмадым. Бу намаз прикол булды мени? Ике ир-ат уртасында басып укымыйлар бит. Ирең булса да, аерым кирәк. Яланбаш, яланаяк. Әй, Аллам! Лучше укымавың. Шулай ярамый бит инде. Бу точно пиар өчен генә булды ахры. Рушанның әти-әнисенә уңайсыз булыр инде. Синекеләр привыкшие”, – дигән сүзләр язганнар блогерга.

Илүсә сүзләренчә, намаз уку ниятенә теләктәшлек күрсәтүчеләр дә шактый була: “Бик әйбәт бу. Кешеләргә дөрес юлга басарга ярдәм итәсез”, “Бик дөрес юл. Тыңламагыз кешенең начар сүзен. Аракы эчеп утырсагыз, начар сүзләр язып утырмаслар иде. Молодец, Илүсә”.

– Нәрсә генә язып бетермәделәр шул арада. Мин нәрсә эшләвемне, кайда таба баруымны төгәл белмәсәм, бәлки, начар сүзләргә игътибар итәр идем, күңелемә тияр иде! Әмма болай булмаячак! Экспертлар, диярсең! Бөтен кеше нәрсә эшләргә кирәклеген белә. Минем тырнак кына буялмаган, керфекләрем дә ябыштырылган. Намазны ир-атлар белән бергә янәшә басып укыдым. Күпме гөнаһ дисезме?! Ә ул гөнаһның сез икәнен беләсезме? Кеше бөтенесен аңламыйча, белмичә, төшенмичә миңа шундый пычрак яза! Шулай ярыймы? Минем изге ниятем – иң мөһиме! – ди Илүсә Фәләхова.

Бәйле