Илсөя Бәдретдинова: «Берәр матур көнне язмышыгыздан мин югалсам…» [видео]

-- Лейла

Илсөя Бәдретдиновага ачык хат.

Хәерле туган көнең белән, Илсөя. Без яшерми әйтә алабыз, син безнең иң яраткан җырчы дустыбыз. Безне канатландыручы да, уйландыручы, җырлар аша тормышны башкача күрергә этәрүче.

Илсөя, алга таба да үзең булып кал; төрле вакытлар булыр, төрле сәяси, милли, дини һәм башка карашлар, агымнар, утны-суны, алтын таулар яки алтын таулар вәгъдә итүчеләр, патша сарайлары аша үтәргә туры килер.
Әмма үзеңне, чын Илсөяне югалта күрмә. Әгәр без адаша башласак, фикерләр, яңалыклар, без күрсәткән геройлар ялган сөйләсә, кеше башын бутаса, битараф калма, яз, шалтырат. Гомумән, битарафлык җансыз калуга бер адым, җаның, тәнең сау-сәламәт булсын.

Киләчәктә улыңның сөенечләренә шатланып, рәхәт мул тормышта яшәргә насыйп итсен сиңа Ходай.

Һәрвакыт шундый мөлаем, чибәр, ярдәмчел, киң күңелле, игьтибарлы, шул ук вакытта туры сүзле, батыр йөрәкле булып кал.

Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Видео 2019 елгы
Татар Тудей видеосы

Бәйле