Казанда 10 автомобиль бәрелешкән [видео]

Казанда Кремль дамбасында күмәк юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергәннәр.

Видеода күренгәнчә, анда ким дигәндә 10 автомобиль бәрелешкән. Кайбер машиналар юлга аркылы борылган һәм алар транспорт хәрәкәтен чикләгән.

Шулай ук видеода күренгәнчә, бер автомобильгә дә җитди зыян килмәгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/73975/

Бәйле