«Үзәкләрем өзелә инде…»

Әнвәр Нургалиев әти-әнисен бер-бер артлы югалтты. Бу кайгыны ул бик авыр кичергән иде. Инде яралары уңалдымы икән?

Әнисенең коронавирустан үлгән диюләре дөрес булдымы дигән соравына ул болай җавап биргән:

— Юк, әлбәттә. Ул вакытта Мәскәүдә концертым булды. Ә әни дәваханәдә ята иде инде. Чирне Уфа дәваханәсенә мин алып кайткан дип сөйләделәр. Имеш, мин – әнигә, әни табибларга йоктырган. Мине гаепле итеп калдырдылар. Башкортстанда изоляциядә булган иң беренче гаилә без идек. Гәрчә коронавирус белән чирләмәсәк тә. “Концерт куеп, кеше чирләтеп йөри”, дип сөйләделәр. Миңа, гаиләмә янаучылар күп булды. “Машинасын шартлатырга, өен яндырырга кирәк” дигән сүзләр йөргәч, дус егет машинамны үзенең гаражына алып барып куйды.

Иң үкенечлесе – әнине кешечә җирли алмавым. Авылга мин машинада берүзем кайттым. Гаиләмне алып кайта алмадым, чөнки күзәтү көчле булды. «Роспотребнадзор», ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшереп торды. Әнине караңгыда җирләделәр. Мин килеп туктагач, кешеләр кача башлады. Алар янына якын бармадым. Шулкадәр авыр булды. “Җылы сүзләр” җыры шул вакытта туды. Изоляциядә утырганда яздырылган җыр ул. Җаныма җылы сүз кирәк иде, ә ул булмады…

Ул исән булганда, әни миңа көч биреп торган икән. Без бер-беребезгә нык бәйләнгән идек. Әни минем халәтемне ерак арадан да тойды. “Балам төшемә кердең, хәлләрең ничек?” дип шалтырата иде. Миңа да шулай ук төшемә керә иде. Депрессиягә бирелгәч тә, борчылып төшемә керде. Әнинең ни дәрәҗәдә җитмәвен аңлатып булмый. Үзәгем өзгәләнә. Вакыт узган саен ярам тирәнәя бара…

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-05/z-kl-rem-zel-inde-2681354

Бәйле