Кызмы, малаймы? Гөлсирин кемне көтә?

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина тиздән әти-әни булачаклар.

Яшь, талантлы җырчылар Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина тиздән әти-әни булачаклар. Шушы көннәрдә алар гендер пати үткәрделәр. Аллаһы боерса, яраткан җырчыларыбыз гаиләсендә кыз туачак. «Без сине көтәбез», — диләр аңа бәхетле ир белән хатын. Без сабыйның исән-сау туып, әти-әнисенә шатлыклы мизгелләр генә бүләк итүен телибез. 

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/kyzmy-malaymy-glsirin-kemne-kt

Бәйле