Коронавирус белән чирләгәндә нәрсә ашарга ярамый?

Аларны вакытлыча рационнан алып торырга кирәк.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб Сергей Чудаков авыру чорында фастфуд, сәнәгать тәм-томнары һәм шикәр булган продуктлар ашамаска киңәш итә. Бу ашамлыклар ялкынсынуга китерә, организмны көчсезләндерә.
«Кайбер продуктларда шикәрнең кирәгеннән артык микъдары аның канындагы дәрәҗәсен күтәрә, ә бу организмда ялкынсынуны көчәйтүнең бер факторы булып тора», — дип аңлата медик.
Белгеч ачы-баллы җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимешләр, барлык яшелчәләрне ашарга киҗәш итә. Аларны чи итеп тә, пешереп тә ашап була.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/koronavirus-beln-chirlgnd-keshe-khalten-nacharaytyrga-mmkin-bulgan-ashamlyklar-ataldy

Бәйле