Камилә Вәлиева алтын медален саклап калачакмы?

Камилә Вәлиева алдагы ярышларда катнашачак, Россия Олипиадада команда турнирында алтын медален саклап калачак.

Камилә Вәлиева Олимпиадада катнашудан читләштерелмәде.

Элегрәк Россия җыелма командасы фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңү яуласа да, бүләкләү тантанасы әлегә кадәр үткәрелмәгән иде. 15 яшьлек Вәлиеваның допинг-тесты тыелган субстанциянең микродозада булуын күрсәткән. Соңыннан юристлар командасы Камиләне аклауга ирешә. Шуңа карамастан, бу карарга Спорт арбитраж судына апелляция бирелергә мөмкин.

Спортчы, допинг-пробаның тискәре нәтиҗәсе булган очракта, вакытлыча читләштерелә ала.

Фигуралы шуу буенча команда турнирында АКШ җыелма командасы көмеш медальләргә лаек булды. Бронза медальне японнар яулады.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/2022-02-10/shatlykly-h-b-r-kamil-v-lieva-altyn-medalen-saklap-kaldy-2687918

Бәйле