«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» фестиваленең 4 сезонын ачык дип игълан итә

-- Лейла

Яшь җырчылар өчен шәп яңалык бу! Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.   

Ел саен фестивальдә меңләгән бала катнаша, ә җиңүчеләр исә танылган артистлар белән зур сәхнәдә чыгыш ясый.  Сез дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны [email protected] адресына юлларга кирәк! Гаризалар 2022 елның 3 июленә кадәр кабул ителә. 

Конкурс турында тулырак: https://shayantv.ru/news/seilen_4_sezon/

Бәйле