Эльмира Каһирова ярдәм сорап мөрәҗәгать итте [видео]

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира ханым бер балага ярдәм сорый.

— Аскар исемле балага ярдәм кирәк! Аңа нибары 8 ай. Аскарның әнисе Альбина белән без Чаллыда танышкан идек. Шушы көннәрдә генә сабыйның кан рагы авыруы белән чирләгәнен белдем. Кечкенә Аскар куркыныч химиотерапия процедурасы белән танышкан инде…

Хәзерге вакытта ана белән бала Мәскәүдә. Алар чираттагы химиотерапия узалар. Булышырга теләвем бу минем шәхси инициативам! Балага ярдәм итик! Сезнең алда хисап тотарга әзермен, — дип яза Эльмира Каһирова.

Битараф булмыйк! Теләсә нинди суммадагы акча бик мөһим.

Булышлык итәргә теләүчеләр өчен Эльмира ханымның карта реквизитын калдырабыз.

Эльмира Мукаттисовна К.
5469 6200 1399 5863

Бәйле