Актриса Евгения Брик 41нче яшендә вафат булган

Кичә актриса, Валерий Тодоровскийның хатыны Евгения Брик вафат булган.

Мондый кайгылы хәбәр турында журналист Катерина Гордеева хәбәр итте: «Женя аның авыруын белүләрен теләмәде. Үлеменең сәбәбен сөйләү матур булмас». Аның сүзләренә караганда, ул иң матур, күңелле һәм тормышка ышанычлы кешеләрнең берсе булган. Гордеева Евгениянең кызы Зоя, ире Валерий Тодоровский, әнисе һәм сеңлесе калуы турында сөйләде.

Аңа нибары 40 яшь булган. Ул 1981 елның 3 сентябрендә Мәскәүдә туган. Артиста «Оттепель», «Стиляги», «Географ глобус пропил» һәм башка фильмнардагы рольләр белән танылу алды.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74431/

Бәйле