Халык артисты вафат…

Зинаида Кириенко 88 яшенә кадәр матурлыгын, камил акылын саклап кала алган сокландыргыч шәхес иде ул.

Михаил Шолоховның «Тихий Дон» һәм «Судьба человека» әсәрләре буенча, шулай ук «Судьба», «Любовь земная» һәм башка бик күп фильмнарда төшкән РСФСРның халык артисткасы Зинаида Кириенко 88 яшендә вафат булган.

Бу хакта Кинематографистлар берлеге вәкиле хәбәр итә.

Аны коронавирус белән дәваханәгә салулары турында билгеле булган иде. Аннары инсульт булган, дигән хәбәр дә килеп иреште.

Күренекле сәнгать эшлеклесенең авыр туфрагы җиңел булсын.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-02-12/halyk-artisty-zinaida-kirienko-vafat-2690472

Бәйле