Кем алдарак пенсиягә чыга ала?

Арабызда шундый бәхетлеләр дә бар.

Хатын-кызлар — 55 һәм ир-атлар 60 яшькә җитү белән, 37 һәм 42 елдан да ким булмаган страховка стажлары булганда, пенсиягә чыга ала. Аларга картлык буенча страховка пенсиясе хәзер кабул ителгәнгә караганда 24 айга иртәрәк билгеләнә. Бу хакта «Прайм» агентлыгына РУДНның икътисад факультеты доценты Лариса Сорокина хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, русиялеләр, шул исәптән Башкортстанда яшәүчеләр дә, «элеккечә» пенсиягә китә ала.

«Пенсиягә чыгуның элекке яше пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукына ия гражданнарның күбесендә саклана. Аларга, мәсәлән, авыр, хәвефле һәм зарарлы хезмәт шартларында эшләү сәбәпле, пенсия билгеләнгән пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләр керә, алар өчен эш бирүчеләр махсус тарифлар буенча пенсиягә өстәмә страховка взнослары түли», — дип белдерде Лариса Сорокина.

Быел педагоглар, медиклар һәм актерлар, ир-атлар өчен — 30 ел һәм хатын-кызлар өчен 25 ел стажы булганда вакытыннан алда пенсиягә чыгуга исәп тота ала. Шулай ук төньяк стажы булучылар, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызлар элеккечә пенсиягә алдарак (5 елга) чыга ала.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2022-02-11/kem-aldarak-pensiyag-chyga-ala-2688828

Бәйле