Нигә алимент түләргә тиешле кешеләрне эзләп таба алмыйлар?

Гөлназ ике баласын ялгызы гына үстерә. Ире белән ике ел элек аерылышканнар. Баштарак хатын иреннән алимент алмаска уйлый. Ире дә: «Балалар белән очрашып торырмын, матди ярдәм күрсәтермен», – дигән. Тик ике тапкыр очрашудан соң, әти кеше югала. Биргән вәгъдәләрен дә үтәми. Гөлназга тормыш итү авырлаша. Алиментка гариза бирергә дип, документлар әзерли башлагач, аның беркайда да эшләмәве, үз исемендә милке булмавы ачыклана. Иң аянычы – ирнең кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Гөлназ хәлендә калучылар шактый.

– Бала үстерер өчен акча кирәк. Аны ашату да, киендерү дә  арзан түгел хәзер, – ди Чаллыда яшәүче Ләйсән Әхтәмова. – Ирем, ике балам белән калдырып, икенче хатынга чыгып китте. Ул хатынның ике баласын үстерә хәзер. Үзенекеләргә алиментны бик аз түли. Бер балага 3 мең сум акча килә. Белмим, аны ничек исәплиләрдер – иремнең хезмәт хакыннан чыгып санадык, диләр. Баштарак, бу акча нәрсә җитсен дигән идем, хәзер ризалаштым. Булмаганда ярап куя, – ди Ләйсән.

Балаңа алимент түләүләрен сорап, кая барырга? Аны ничек билгелиләр? Республикада  баласына акча түләмичә йөрүчеләргә нинди чикләүләр куела?  «ВТ» журналисты Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башкару производствосын оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин белән сөйләште.

– Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре узган ел сабыена алимент түләмичә йөрүче 2955 кешегә административ беркетмә төзеде. 1103 кешегә карата җинаять эше ачылды, – ди ул. – Без иң беренче чиратта бурычлы кешеләрнең хезмәт хакыннан һәм банкта булган акчаларыннан әҗәтне тотып калабыз. Кайбер очракта бурычлы кешеләрнең шәхси милкенә  арест салына. Әҗәтлеләрнең  күчемле һәм күчемсез милекне теркәү, хәтта транспорт белән идарә итү хокукы да чикләнә.

Альберт Ибәтуллин әйтүенчә, бурычлы кеше өчен Россия чикләреннән чыгуны чикләү һәм мөлкәтенә арест салу – иң  нәтиҗәле ысул.

– Алимент буенча бурычлары 10 мең сумнан артык булган очракта, суд приставлары кешенең чит илгә чыгу хокукын чикли. Кеше каядыр барырга җыенса, аңа  бер атна алдан, суд приставлары идарәсенең рәсми сайтында яки хезмәтнең мобиль кушымтасында бурычлар булу яки булмавын тикшерергә киңәш итәбез. Күп очракта ул үз бурычын чит илгә чыкканда гына белә, – ди ул.

Бурычлының мөлкәтенә арест салу да уңай нәтиҗә бирә, ди суд приставы. Шуннан соң акча тиз табыла икән. Алимент түләмәүче йә акча табып түли, йә милке сатуга куела. Акчасы балага күчерелә. Республикада узган ел 2 мең кеше, алимент түләмәү сәбәпле, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калган.

Күршебез Илшат,  пандемия аркасында, эшендә кыскартылуга эләкте. Әле дә яңа эш урыны тапмаган. Үзеннән күбрәк әнисе өзгәләнә. Әтисе оныкка акча түли алмый, ди.  Әгәр алимент түләргә тиешле кешенең эше юк икән,  андыйлар мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга һәм алимент түләр өчен пособие алырга мөмкин. Әгәр түләмичә йөри икән, аңа карата административ беркетмә төзелә. 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки 10–15 тәүлеккә административ арест каралган. Җавапка тартылган бурычлыларның күбесе бурычын түли башлый икән.

– Әгәр административ җәза билгеләнгәч тә, бурычлы кеше алимент түләүдән баш тартса, җинаять җаваплылыгы яный. Административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту бурычлы кешене алимент түләүдән азат итми. Ул барыбер бурычлы булып кала, – ди Альберт Ибәтуллин.

Алиментны ничек исәплиләр соң?  Бүлек башлыгы әйтүенчә, суд карарында йә билгеле бер сумма, йә айлык эш хакының дүрттән бер өлеше дип язылган була. Хезмәт хакының өчтән бер, алтыдан бер өлеше дә булырга мөмкин. Бу ничә бала булуга карый. Эшләмәүчеләр өчен бу сумма Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә, андый очракта кешеләрнең бурычлары күбрәк җыела, чөнки Россия буенча уртача хезмәт хакы Татарстандагыга караганда зуррак. Алиментлар күләме түләү турында килешү белән бурычлы кешенең хезмәт хакы яисә башка кереме күләменнән чыгып билгеләнә. Алимент күләмен үзгәртү өчен, түләттерүче як судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Гаиләнең матди хәлен игътибарга алып, суд аны йә арттыра, йә киметә ала.

Лаешта яшәүче Айгөл Сафина, иреннән аерылганнан соң, алиментка биреп тормаган. Дүрт ел узып киткән. Якыннары киңәше белән, ул иреннән хәзер алимент сорарга булган. Альберт Ибәтуллин аңлатуынча, Айгөл алдагы өч ел өчен алиментны түләттерергә мөмкин.

– Суд приставлары хезмәтенә алиментны түләттерү турында башкарма документ яки алиментны түләү турында нотариуста расланган килешү рәсмиләштерелгәннән соң мөрәҗәгать  итәргә кирәк.  Кулыгызда документларның төп нөсхәсе һәм акча күчерү өчен банк реквизитлары булсын, – ди ул.

Бурычлының кайда булырга мөмкинлеге һәм матди хәле турында мәгълүматны суд приставлары үзләренә килгәч яки язма рәвештә хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр кеше беркайда да эшләми, мөлкәте дә юк икән, суд приставлары салым органнары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә аны эзләячәк.

Күпләр суд приставларының озак эшләвеннән зарлана. Баксаң, күп очракта алимент түләргә тиешле кешене эзләп, вакыт үтә икән. Әле шушы көннәрдә генә суд приставларына Казанда яшәүче бер ханым мөрәҗәгать иткән. Элеккеге ирен эзли башлаганнар. Аның Буа районында пропискада торуын ачыклаганнар. Әмма суд приставлары эзләп килгәч, туганнары ирнең алар белән яшәмәвен, читтә эшләвен әйткәннәр. Бу ирне әле дә эзлиләр. Шулай ук бу кешегә Россиядән чыгуга чикләү куйганнар, машина йөртү хокукын да чикләгәннәр.

Суд приставлары 2021 елда алимент түләмичә йөрүче 850 кешене эзләп тапкан. Кайберләренә җинаять эше ачылгач, күбесе акча түли башлаган.  Узган ел сабыйларга 512 миллион сум алимент акчасын түләттергәннәр. Әгәр алимент түләргә тиешле кешедән бер ел эчендә бернинди хәбәр булмаса, баланың әтисе яки әнисе судка мөрәҗәгать итә ала. Суд әлеге кешене билгесез рәвештә югалган дип карар чыгара. Шуннан соң, балага туендыручысын югалтканга пенсия билгеләнә.

САН

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Татарстанда алимент түләмичә йөрүче 19780 кеше бар. Шуларның 78 проценты – ирләр, 13 проценты  – хатын-кызлар. 2,5 меңенең кайда яшәве бөтенләй билгеле түгел. 8,7 мең кешенең эш урыныннан алимент тотылып кала башлаган.

2021 елның 30 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин алиментны тулы күләмдә түләмәгән өчен җаваплылыкка кагылышлы законнар пакетын имзалады. Закон буенча Җинаять кодексының «Балаларга яки эшкә яраксыз әти-әнисенә алимент түләмәгән өчен» маддәсенә төзәтмәләр кертелә.  Хәзер алимент түләмәүчегә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.  Ә менә бурычларын түләгән алиментчы җаваплылыктан азат ителәчәк. Моннан тыш, Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенә дә үзгәреш кертелде. Аның буенча ике ай дәвамында алимент түләмәгән кешегә төзәтү эшләре, 10–15 тәүлеккә кулга алу яки 20 мең сум күләмендә штраф яный.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74426/

Бәйле