Гүзәл Уразова гаиләсендә олы бәйрәм

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова 14 февральнең икеләтә бәйрәм булуын билгеләп үтте. Баксаң, Уразова белән Хәкимов гаиләсендә бу көнне Гашыйклар көнен дә, кечкенә сабыйлары Ариананың да туган көнен бәйрәм итәләр икән.

— Бүген 14 февраль — Ариана кызыбызның туган көне. Безнең тәмнүшкәбезгә саулык, озын гомерләр телибез. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт, балам, синең өчен! Гел елмаеп, сау-сәламәт булып, безне сөендереп яшә, кызым. Фәрештәләр канатларын җәеп, гел сине саклап торсыннар. Без сине бик нык яратабыз. Бәхетле бул, балам! — дип җылы котлау сүзләрен язган Гүзәл Уразова.

Бәйле