Илсөя Бәдретдинова шыпырт кына утырырга ант биргән

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда үз язылучыларына ант биргән.

– Мин – Бәдретдинова Илсөя Ядъкәр кызы, тантаналы рәвештә ант итәм! Картайгач, кеше аккаунтына кереп, мең хата белән җыен херня язып утырмаска! Кешенең акчасын санамаска! Кешенең шәхси тормышына кысылмаска! Яшь артистларны чукымаска! Бөтен җырдан да моң эзләмәскә! Аллаһы Тәгаләдән үземә адекват картлык, балаларыма, оныкларыма сәләмәтлек сорап, үземнең дә бөтенләй үк әүлия түгеллегемне исемә төшереп, шыпырт кына утырырга! Яулык, түбәтәй киеп, мәчет янында фотога төшеп кенә, дөньядагы иң изге кеше булып булмаганны яхшы аңларга! Керфек, ирен һәм башка әгъзаларын үстергәннәргә сүз дәшмәскә! Эчсә – минекен эчми! Гулять итсә – минеке белән гулять итмине ешрак кабатларга! Ант итәм!!! Ант итәм!!! Ант итәм!!! – дип яза җырчы.

Бәйле