Рифат Фәттахов мактаулы бүләккә лаек булды

-- Лейла

Продюсер Рифат Фәттаховны Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләү турында указга кул куелган. Әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«Татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Фәттахов Рифат Әхмәт улы Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен ордены медале белән бүләкләнә,» — диелгән указда.

— Минем хезмәтемне күргән, бәяли белгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, мине бу дәрәҗәле бүләккә тәкъдим иткән Татарстан мәдәният министры Ирада Хафизҗановна Әюповага ихлас рәхмәтләремне юллыйм, — дип яза Рифат Фәттахов үзе.

Бәйле