Гөлназ Сәфәрова: «Мин 13 яшемдә беренче тапкыр үбештем»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гөлназ Сәфәрова мәхәббәт, гашыйк булу турында үз фикерләрен әйтте.

— Ант дип әйтәм, минем беркайчан да, «яратам» , «гашыйк булдым» дип, кинолардагыча мендәрләргә ятып, төне буе елаганым булмады. Ә шулай эшләп карарга бик тели идем.

Беренче тапкыр мин 13 яшемдә үбештем. Ул егет миңа бик ошый иде, миңа карады, минем арттан йөри башлады. Озатып кайтты, үпте. Мин өйгә кереп йокларга яттым да, кинодагыча мендәр кочакладым. «Ооо, моның турында, үбешү турында уйлап ятарга кирәктер…» дип уйлап куйдым , аннары арыганлыгымны аңладым да, «иртәгә уйлармын» дип, йоклап киттем.

Кыскасы, мәхәббәт булып чыкмады бу, анысы соңрак килде! — дип яза Гөлназ Сәфәрова.

Бәйле