Рөстәм Нәбиев кая китәргә җыена?

Әле анда булмаган икән…

Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев Арктиканы өйрәнүче «Төньяк десанты» экспедициясендә катнашучылар составында экстремаль сәяхәткә барырга ниятли.

  Бу хакта ул Instagramда хәбәр итте.

«Минем өчен махсус утыргычлар ясаячаклар. Тиздән Арктика буенча экспедициядә катнашачакмын», — дип язган Рөстәм. Ул бу көннәрдә Нижневартовскида.

«Югра» медиахолдингы мәгълүматлары буенча, Рөстәм Нәбиевнең бу шәһәрдә графигы бик тыгыз, ул шәһәр башлыгы һәм яшьләр белән очрашкан инде. Инде иртәгә блогер актерлык осталыгы буенча мастер-класс узачак, «Без бер күк астында» дигән иҗади очрашуда катнашачак. Шулай ук кыяга менү буенча тренировка процессында катнашу һәм Спорт даны скверына бару планлаштырылган.

«Төньяк десанты» экспедицияләренең үзенчәлеге — катнашучыларның каргизгеч машиналарда йөрүе. Сайлап алынган экспедиция маршрутының озынлыгы төрле елларда 8 мең километрдан артык тәшкил итә. Экспедиция барышында навигация системасы тикшерелә, яңа маршрутлар салына. «Төньяк десант» металл ватыкларыннан һәм көнкүреш калдыкларыннан чистартуны таләп итүче арктик яр буеның пычрану урыннары турында мәгълүматка мониторинг ясый.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-02-15/r-st-m-n-biev-arktikaga-kit-2692903

Бәйле