«Наркоздан айнып киләм». Лилия Хәйруллинага нәрсә булган?

-- Лейла

Җырчы Лилия Хәйруллина Инстаграмда үз язылучыларына: “Мин әле яңарак кына наркоздан айнып киләм. Миңа йокларга кушмадылар. Үземне әйбәт хис итәм. Бары тик тавышым гына утырды”, – дип видео яздырган.

Баксаң, җырчы пластик операция ясаткан – күкрәкләрен зурайткан икән.

– Миңа Гашыйклар көнендә чәчәкләр бүләк итмәделәр. Миңа яңа күкрәк булды! – дип язган ул Инстаграм битенә.

Клиникада булганда җырчы елап та алырга җитешкән инде. Ә язылучылары Лилиянең тышкы кыяфәтенә карап: “Үзгәреш тә юк түгелме соң монда?” ише комментарийлар язганнар.

– Мине “бидоннар” асып йөрер бу дип уйладыгызмы?! Андый олы күкрәкләр матур да түгел, сине карт та күрсәтә. Моннан тыш модно да түгел! Мин бары тик пропорцияләр, эстетика, гармониялек һәм табигыйлык яклы! Һәр кеше ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеген үзе белә. Безнең тормыш – безнең карарлар. Мин бу адым турында озак уйладым һәм операция ясатырга дигән карар ясадым. Бу минем тормыш! Барыгызга да теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт! – ди җырчы Лилия Хәйруллина.

Бәйле