Камилә Вәлиева: «Мин арыдым…»

Русия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева беренче тапкыр Пекин Олимпиадасында килеп туган хәл уңаеннан фикерен белдерде.

Ул уңай допинг-проба алу сәбәпле килеп чыккан хәл аркасында эмоциональ яктан арыдым, дип белдерде.

Соңгы берничә көн аның өчен бик катлаулы булуын билгеләп үтте.

«Ягъни мин шатланам, тик шул ук вакытта эмоциональ яктан арыдым. Шуңа да бу бәхет яшьләре, мөгаен, бераз борчылу да булгандыр. Шул ук вакытта мин, һичшиксез, Олимпия уеннарында булуым һәм илебез исеменнән чыгыш ясавым белән бик бәхетле», — диде спортчы Беренче канал эфирында.

Вәлиева максималь рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырышачакларын ассызыклады.
«Мин җиде сәгать (CAS тыңлауларында) утырдым. 20 минутлык бер тәнәфес бирделәр. Бу бик авыр булды. Бу, күрәсең, мин узарга тиеш этапларның берсе», — дип өстәде фигуристка.

Халыкара допинг-тест агентлыгы (ITA) хәбәр иткәнчә, Вәлиеваның 2021 елның 25 декабрендә алынган допинг-пробасы триметазидинга уңай нәтиҗә биргән. Халыкара Олимпия комитеты (МОК), Халыкара тимераякта узучылар берлеге (ISU) һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) апелляцияләренә карамастан, Спорт Арбитраж суды (САЅ) Камилә Вәлиеваны Пекиндагы уеннарның шәхси турнирына үткәрде. Әмма МОК, пьедесталга эләккән очракта, бүләкләү тантанасы үткәрелмәячәк, дип белдерде.

Русия Олимпия комитеты белдерү белән чыгыш ясады, анда ситуацияне тулысынча, җентекләп тикшерергә чакырды һәм пробаны тикшерү сроклары үтәлмәвенә игътибар итте.

Бүген Пекиндагы Олимпия уеннарында күпләр көткән ярышлар башлана. Бозга хатын-кызлар арасында фигуралы шуу осталары чыгачак.

Россия җыелма командасы исеменнән Камилә Вәлиева (26нчы булып), Александра Трусова (28), Анна Щербакова (29) чыгыш ясаячак. Безнең кызларның чыгышын якынча 16:38 сәгатьтән башлап карап булачак.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-02-15/kamil-v-lieva-min-arydym-2693052

Бәйле