Алсу Фазлыева: “Бер уч сагызның тәме әле дә авызда”

-- Лейла

Җырчы Алсу Фазлыева балачак хатирәләре белән уртаклашты.

— Миңа 11-12 яшь иде. Энекәшебез Рүзәл туды гына. Җәй. Әти ерак рейстан кайтты. Һәм күчтәнәчкә, беләсезме, нәрсә алып кайтты? Ләйлә белән икебезгә «Марс» шоколады. Кибеттә әле андый экзотика юк иде. Ул шоколадның тәмлелеген белсәгез?! Гомеремдә аннан дә тәмлерәк шоколад ашаганым булмады.

Күршедә классташ кызым Динара яши иде. Аларга кунакка кергәч, ул миңа 1.5 литрлы шешәдән «Фанта» салып бирде. Мин шунда ул эчемлекне тәүге тапкыр авыз иттем. Аның тәмен аңлатып бирә алмыйм! Әле чыккач әнигә дә сөйләдем: «Әни, шундый тәмле әйбер эчтем. Гомеремдә аннан тәмлерәк бер әйбер дә эчкәнем юк иде», – дип сөйләгәч, әнинең дә эчеп карыйсы килде. Кружка тотып кереп киттем Динарага…

Берсендә әти рейстан миңа бер уч сагыз алып кайтты. Кабыгының төсе – кызыллы-сарылы. Шундый тәмле иде ул… Тәме әле дә авызда. Андый эксклюзивны безгә әти күбрәк алып кайта иде, чөнки ул гел юлда йөрде. «Бу юлы нәрсә алып кайтыр микән», – дип, төн йокламый, аның рейстан кайтканын көтә идек.

Безне – балаларын гына түгел, әнине дә сөендерә иде. Берсендә ул хрусталь ваза алып кайтты. Ул заман өчен ят әйбер бит. Әле бәясе дә шактый булган дип сөйли әни.

Менә шундый хатирәләр бар минем күңел түремдә, – дип язган җырчы Инстаграм битенә.

Бәйле