Малахов Элвин Грейны нигә чакырган?

Элвин Грей Андрей Малаховка барган һәм аның популяр «Сәлам, Андрей» телетамашасының герое булган.

Җырчы анонслаганча, аның катнашлыгындагы программа эфирга 4 мартта чыгачак.

Артист үзе әбунәчеләр алдында интриганы ачмады, әмма тамашачылар аның тормышын көтелмәгән яктан күрә алачак, дип билгеләп үтте, шулай ук Малаховның иң катгый сорауларына җавап бирергә вәгъдә итте.

— Кадерле дуслар, 4 мартта 17.55 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында очрашабыз, — дип язган Элвин Грей.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-24/malahov-elvin-greyny-nig-chakyrgan-2704442

Бәйле