ДНР белән ЛНРда Русия хәрбиләре махсус операция башлады. Бу турыда Татарстан халкы нинди фикердә? [видео]

-- Лейла

Русия гаскәрләренә рөхсәт бирелде. Киевта сиреналар кычкыра, ракеталар төшә. Днепрда халык кибетләрдән күпләп иң кирәк әйберләр алып калырга ашыга. Машина хуҗалары ягулык салу станцияләрендә  күпләп чират торалар, банкоматлардан акча салдыралар. Моннан тыш Киев халкы шәһәрдән кача.

Әлеге коточкыч хәлләргә Татарстан халкының фикере нинди?

– Аларның үз иле. Безнеке үзебезнеке. Күз алдыгызга китерегез: Монголия килә дә, безнең кешеләр яши монда дип, Бурятияне бүлеп ала. Казахстан килә дә, Оренбург безнеке дип, аны кисеп ала – илнең чикләрен боза. Сез әйе шул, дөрес шул, дияр идегезме?! Украина белән дә шул ук хәл бит инде! Шунысы кызганыч: туган туганга каршы сугыша. Мәгълүматны телевизордан гына түгел, башка чыганаклардан да алырга кирәк, – дип яза Айсылу Галиева.

– Америка Украинага кертеп тутырды инде үзенең коралын, тутырасы килеп кенә калмады, ничә ел шул кораллардан атып яталар хәзер. ЛНР белэн ДНРда тынычлык юк, күпме кешеләрне үтерделәр. Туган-туганын үтерә, башка сыймаслык бит! Ә сез яклап торасыз Украинаны! Путин кушкан мени Украина җитәкчеләренә бомбить итегез, дип?! – ди Рауза Мөхәммәтшина.

– Аллам сакласын! Чечняда шулай булмадымени? Гади Чечня халкы ул сугышта катнашмады бит, Рәсәй белән Америка сугышты: сугыш кырыннан ялланган гарәп, негр егетләрен күмеп йөрделәр безнең 18 яшьлек улларыбыз! Үзләренең күпме иптәшләрен күмделәр! Үз теләкләре белән баралар дип, кул куйдырып алып киттеләр егетләрне! Бүген дә күргәннәреннән арына алмыйча, күңел җәрәхәте белән яшиләр, саташып уяналар! Кайберләре айный алмыйча эчеп йөри көне-төне беркайда да эшләмичә, гаилә дә кора алмыйча! 3 мең пособиега яшиләр бит – ә бу кайнар ноктада катнашкан өчен! Ни җитми соң сугыш теләп кеше каннары коючыларга? Хәсрәтле аналар күз яшеме? Туа алмый калган балалар гомереме? Яшәлмәгән гомерме? Сөелмәгән ярлармы? Үз җирләрендә бер вакытта да сугыш үтмәгәч, безнең әти-әниләр, әби-бабайлар ач-ялангач, көнне-төнгә ялгап, эшләп төзелгән тормышларыбызны, шәһәр-авылларыбызны җимерергә тагын кем хокук бирде аларга? Ни хаклары бар?! Килгән җирләренә олаксыннар! Безгә тынычлык кирәк! – дип уртаклаша фикере белән Гөлсем Асаева.

Бәйле