Илфат Фәйзрахманов: «Без кардәшләребезгә ут ачабыз, кайта башлаячак табутлар…» [видео]

-- Лейла

Танылган журналист, «Безнең гәҗит» гәҗитенең баш мөхәррире — Илфат Фәйзрахманов дөньяда барган вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерә.

— Ни өчен мин «хәрби операция»гә каршы?
Мин Әфган сугышы чоры егете. Күпме яшьтәшләр кырылды.
Ике Чечен сугышын кичтек. Мин мәгълүмат үзәгендә булдым. Балаларын югалткан ятим әниләр белән күпме очрашулар булды, күпме җеназаларда катнашырга туры килде…
Тагын кабатланамы инде бу?! — ди журналист.

Илфат әфәндегә 8 ел буе кая булдыгыз дигәннәргә, ул үзенең, алардан аермалы буларак, каналлар карап, телевизор каршында утырмавын җиткерә.

— Нәрсәнең-нәрсә икәнен яхшы беләм. Андагы ток-шоу экспертлары халыкның башын җүләрләндергән өчен хезмәт хакы ала», — дип ассызыклый ул.

Журналист сүзләренчә, бүген мәгълүмат ташкыны күп һәм аларга ышанып бетәргә ярамый.

— Бу «хәрби операция» мәгьлүмати яссылыкта бик куркыныч. Роскомнадзор чит ил мәгълүматларын куллануны, гомумән, тыйды.
Социаль челтәрләрне ачсаң, халыкның кәефенә шаклар катасың. Туктагыз, җәмәгать!
Уйланыйк әле!
Бүген без кардәшләребезгә ут ачабыз, кайта башлар табутлар, дип ачыргалана Илфат абый.

Журналист фикеренчә, бу низагта беркем дә җиңмәячәк, Русиянең, әлбәттә, армиясе көчле, ләкин аның ахыры озак дәвам итәчәк.

Бәйле