Салават Фәтхетдинов: «Бүген эмоцияләрем ташып тора» [видео]

-- Лейла

Чаллыда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгәне Рүзия Бәшировага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Салават Зәкиевич бу турыда нинди фикердә?

— Улым минем белән киңәшләште, әлбәттә. Мондый җитди адымны хоккейчылар хоккей вакытында, футболчылар футбол ярышларында ясый. Рөстәм — олы хәрефтән язырдай автоузышчы, ул Россия чемпионы һәм мондый тәкъдимне дә бөтен кеше җыелган автоярышлар вакытында ясарга теләге булуын белдерде. Мин: «Яхшылап уйладыңмы?» дип сорадым. «Әйе», диде ул миңа. Шуннан сөйләштек аның белән. Улыма: «Ярата белү — бик әйбәт. Тик алга таба шул мәхәббәтне саклап калырга кирәклеген дә аңлаттым. Улымны бик яратам һәм бары тик бәхет, сәламәтлек кенә теләп калам. Эмоцияләрем ташый бүген, — дип сөйли Салават Фәтхетдинов.

Бәйле