- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Чаллыда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгәне Рүзия Бәшировага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Салават Зәкиевич бу турыда нинди фикердә?
– Улым минем белән киңәшләште, әлбәттә. Мондый җитди адымны хоккейчылар хоккей вакытында, футболчылар футбол ярышларында ясый. Рөстәм – олы хәрефтән язырдай автоузышчы, ул Россия чемпионы һәм мондый тәкъдимне дә бөтен кеше җыелган автоярышлар вакытында ясарга теләге булуын белдерде. Мин: «Яхшылап уйладыңмы?» дип сорадым. «Әйе», диде ул миңа. Шуннан сөйләштек аның белән. Улыма: “Ярата белү – бик әйбәт. Тик алга таба шул мәхәббәтне саклап калырга кирәклеген дә аңлаттым. Улымны бик яратам һәм бары тик бәхет, сәламәтлек кенә теләп калам. Эмоцияләрем ташый бүген, – дип сөйли Салават Фәтхетдинов.