Җырчы Гөлназ Асаеваның ире: «Хатынымның начар сыйфатлары юк»

Язга аяк бастык. Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек бәйрәменә кадәр дә аз гына вакыт калып бара. 8 Март бәйрәме алдыннан без танылган гүзәл затларыбыз турында сөйләштек. Җырчы Гөлназ Асаеваның тормыш иптәше Вильдан Шәмсетдинов сөйгәнен тәүгә күргәндә ниләр кичергән икән?

– Яшьрәк чакта өйләнү турында, гомумән, уйлап та карамый идем. Башымда идеаль хатын-кыз образы да юк иде. Гөлназны очраткач та бу кыз миннән башка берәүгә дә эләгергә тиеш түгел, дип уйладым. Ул чакта аның сыйфатларын яхшыга һәм яманга аерып тормадым, ул мине шундук бар булмышы белән җәлеп итте һәм күңелдән китмәде. Инде менә бергә булуыбызга дүртенче ел киткән – вакыт шулкадәр тиз уза. Шушы еллар эчендә Гөлназның барлык сыйфатларына да гашыйк булдым. Барысын да аермыйча, бертигез хөрмәт итәм. Чөнки ул мөселманнарча тәрбияләнгән – начар сыйфатлары, гомумән, юк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/75771/

Бәйле