«Тормыш авырлыкларын яши-яши аңлыйсың бит ул», — ди җырчы Гүзәл Әхмәтова.

— Ирем шундый булсын иде, дигән уй-хыяллар булмады миндә. Ул турыда бөтенләй уйламадым. Язмышыма язылган кеше очрар дип яшәдем. Ә иң кызыгы: кияүгә чыгарга курка идем. Бәлки, ирекне чикләрләр дип курыкканмындыр. Шуңа күрә кияүгә чыгуны мөмкин кадәр суздым. Кызымның әтисе Рәфис белән тиз генә очраштык та тиз генә өйләнештек. Мартта никахлаштык, июньдә туй булды. Туйда рәхәтләнеп биедем. Әйтерсең лә мин башка кешенең туенда күңел ачтым. Кияүгә чыкканымны августта гына аңлаганмындыр.

– Юлларыгыз ни сәбәпле аерылды?

– Беренчедән, бер-беребезне белеп бетермичә тиз генә өйләнештек. Бәлки, шулай язгандыр, никах сәгатем җиткән булгандыр. Икенчедән, артист кеше булгач, гастрольләргә йөрергә туры килде. Ир кешегә түзәргә кыен. Ир-егет артистларга җиңелрәк, алар айлар буе гастрольдә йөрергә мөмкин. Хатын-кыз түзә. Ә безнең очракта иремә авыр булды, һәм аны аңлыйм да. Гаилә корганчы ул хакта уйламагандыр, тормыш авырлыкларын яши-яши генә аңлыйсың бит ул. Кызыма ике ай булганда эшкә чыктым. Бала тапкан күп кенә хатын-кызда күзәтелә торган депрессия халәте миндә дә булды. Баланы нишләтергә, ничек тотарга? Элек моңа ышанмыйча, көлеп кенә карасам, үз башыма төшкәч, ышандым. Менә шулар барысы бергә җыелып килеп, аерылышуга китерде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-05/hatyn-kyz-t-z-2716154

Бәйле