Җырчы Аида үткәннәрен барлый: “Ике як битемә каты итеп сугып…”

-- Лейла

“10 ел элек үткәннәргә кайтырга мөмкинлек булса, мин үземә нәрсә әйтер идем?”, – дип үзенә сорау биргән алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева.

Исегезгә төшерәбез, фаҗигале төстә Эльвира Фазлыеваның кызы Аида вафат булгач, ул үзенә кызы исемен тәхәллүс итеп алып, татар эстрадасында чыгыш ясый башлады.  

– Мин еш кына артыма борылып карыйм да, кайчандыр нәрсәнедер ник болай эшләдем соң әле, дип уйлыйм. Ни өчен мин хәзер монда һәм нәкъ менә шундый шартларда?

Үткәнне берничек тә үзгәртеп булмый. Ләкин минем алдымда сайлау мөмкинлеге булса, мин, беренче чиратта, үз-үземнең ике як битемә сугып, болай дияр идем: «Эльвира, кияүгә чык, гаиләңә игътибар ит!». Дөресен әйтәм, мин барысын да икенче төрле эшләр идем.

Һәркем өчен бу “икенче төрле” үзенеке: кияүгә чыкмас иде, башка илгә күчеп, эшне алыштырыр иде һәм башкалар. Ә минем исә бу – кияүгә чыгар идем дә, бала табар идем.

Хәзерге яшь буын барысы да уңышлы булачак һәм бөтен нәрсәгә җитешеп булачак дип саный. Дөресен генә әйткәндә, кайчандыр, мөгаен, мин дә шулай санаганмындыр. Ә бит 30-40 яшьләрдә дә дәвалап булмый торган авырулар барлыкка килергә мөмкин, хәзерге заманда балага узу да җиңел түгел бит!

Барысының да үз урыны бар, шулай да мин һәр хатын-кыз бары тик ана булганнан гына бәхетле, дип саныйм.

Кызганыч, мин моны үземә хәзер генә әйтәм. Үткәннәрне кире кайтарып булмый! — дип борчуын белдереп яза Эльвира Фазлыева.

Бәйле