Ничек ит ашау яман шеш куркынычын арттыра?

Оксфорд университетында итне даими рәвештә куллану белән яман шеш арасындагы бәйләнешне исбатлаганнар.

Коди Уотлинг җитәкләгән белгечләр командасы 2006 елдан алып 2010 елга кадәрге чорда 472 377 британияленең сәламәтлек торышы мәгълүматларын анализлаган. Катнашучыларны берничә төркемгә бүлгәннәр: ит һәм балыкны атнага биш тапкыр кулланучылар, ит продуктларын атнага биш тапкырдан азрак кулланучылар, вегетарианнар, яшелчә һәм балык кулланучылар.

Ачыкланганча, балык яки ит ризыкларын яратучыларның 12 процентында бу чорда яман шеш авыруы ачыкланган. Итне атнага биш тапкырдан сирәгрәк ашаучылар арасында бу күрсәткеч 2 процентка түбәнрәк. Балык ашаучылар 10 процентка сирәгрәк авырса, вегетарианнар арасында авыручылар 14 процентка кимрәк булган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-03-07/it-ashau-yaman-shesh-kurkynychyn-arttyra-2718294

Бәйле