Кичке аштан соң гәҗитемне тоттым да тиз генә караватка барып яттым. Тәрәзә төбенә әзерләнгән табынны җыештырып бетергәннән соң, аяк очыма хатыным килеп утырды.

Без тулай торакның кечкенә генә бер бүлмәсендә яшибез. Шуңа күрә кем алдан ятып кала – карават шуныкы. Ә кем өлгерә алмый, аңа – тәрәзә төбе. Ә бүген хатыным, нишләптер, аяк очларыма килеп утырды.

– Мин сине яратам, – диде ул, сузып кына.

Менә сиңа мә! Ишет­мәгәнгә сабышып, гәҗи­темә текәлдем. Тик күпме генә укыган булып кыланып ятсам да күзләрем һаман хатынымның тирбәлеп торган күкрәкләренә төшә. Нишләп утыра инде бу монда?! Эше беткәнмени?!

Хатыным асфальт җәя-җәя ныгып беткән олы куллары белән төсләре уңа башлаган “химия”сен рәтләп куйды.

Йа, Ходаем, нишләргә чамалый бу?!

– Ә син яратасыңмы мине? – диде хатыным, тагын да сузыбрак.

– Ну шәп нәрсә дә инде бу кукуруз! Әмрикән ысулы белән чәчсәң, гектарыннан әллә ничәшәр центнер чыга дигәннәр! Мә, укы әле, укы! – дип, сүзне икенчегә борырга тырышам.

– Яратасыңмы мине? – диде, хатыным, күзләремә туры карап. Бүтән боргаланып торуның файдасы юк иде.

– Эһе, – дип, күзләремне кире гәҗиткә яшердем.

– Ничек итеп?

– Бик нык.

– Ышанмыйм! – диде, хатыным. – Әйдә, күрсәт!

– Өченче көн күрсәткән идем бит инде…

– Тагын күрсәт!

Мин эчемнән генә катлы-катлы сүгенеп, авызымны тегенең борын астына төртеп алдым. Хатыным зур канәгатьлек белән тирән итеп сулап куйды.

Мин тагын борынымны гәҗиткә төрттем. Күпмедер утырганнан соң хатыным минем аяк очларымнан торып тәрәзә каршына барып утырды.

– Урамда кар ява, – дип, кул аркасы белән парланган тәрәзә пыялаларын сөртеп куйды. Форточкадан чыгарып эленгән сеткадагы ит өстенә, чынлап та, кар ява иде. – Әйдә, урамда йөреп керәбез…

– Арыдым мин бүген, бер тамчы хәлем юк, – дидем дә, стенага борылып яттым.

– Әйдә инде-е, өйләнешкәннән бирле беркая алып барганың юк, – дип, хатыным мине караваттан күтәреп алып, кадакка эленгән киемнәрем янына илтеп бастырды. Кире карават ягына тартылып караган идем дә: хатынымның ялтырап киткән күзләрен күреп, киенергә булдым. Култыклашып коридор буйлап чыгып киткәндә кер элеп ятучы күрше хатыннары безгә көнләшеп карап калдылар.

– Кайсы якка барабыз? – диде хатыным, һәм мине култык астынарак тартты.

– Миңа барыбер, – дидем мин. Үзем аңа күтәрелеп карамыйм. Һәм без җыелып яткан пычрак кар суларын чәчрәтеп, алга атладык.

– Исеңдәме, без танышкан көнне дә кар ява иде, – диде хатыным. Ничек истә булмасын инде, истә!

Егетләр белән простыня буйлап кызлар общагасының өченче катына үрмәләп менгәндә кулым таеп китеп, икенче катның тәрәзәсенә ябышып калган идем. Шуннан мине, тәрәзәсен ачып, булачак хатыным тартып алды.

Егетләр өченче катка менеп өлгергән иде, ә мин менә моның белән калдым. Бер кулына эләккәч ычкындырмады инде. Нишлисең, язмышым шулай булган, күрәсең…
Бара торгач урам чатына килеп чыктык.

– Әнә, кара, безнең белән эшләүче Мишаның тракторы да монда тора, – дип, хатыным асфальт тигезли торган өч тәгәрмәчле катокка күрсәтте.

– Әйдә, кызык өчен берәр җиргә яшереп куябыз, – диде дә теге тракторны этеп урам буйлап китте. Мин дә аның артыннан иярдем. Якындагы тыкрыкка килеп җиткәч, тракторны шунда борып кертте.

– Эзләсен әле иртәгә эшкә килгәч, – дип, үз тапкырлыгына үзе куанып, елмаеп куйды. Тракторны этеп йөреп арыган иде бугай, без кайтыр якка борылдык. Кайтып җитәрәк, мине карга аунатып, шаярып та алды хатыным. Кар өстеннән торып, өс-башымны каккалаган арада, тыкрыктан бер көтү малай килеп чыкты. Йөрәгем “жу-у” итеп китте. Группировщиклар! Тиз генә хатынымның артына барып бастым!

– Ты, колхозник, дай закурить! – диде тегеләрнең арасыннан иң зурысы.

– Ниту… – дидем, үзем хатыныма елышарак төштем.

– А если найдем?! – дип, теге әзмәвер минем янга килә башлады. Бүтән уйлап торырга вакыт юк иде. Мин тиз генә борылдым да, абына-сөртенә общагага таба йөгерә башладым. Артта чинаган-ыңгырашкан тавышлар ишетелеп калды.

Бераздан кемнеңдер җан ачысы белән “Мама-а!” – дигәне ишетелде. Мин сулышым кабып, общага ишеге төбенә кайтып җиттем. Куа килүче юк иде. Бая без басып торган урында да кеше күренми. Йа, Ходаем, нишләттеләр икән инде хатынымны? Милициягә шалтыратырга телефоны да юк бит аның! Якын-тирәдәге бөтен телефон трубкаларын өзеп бетергәннәр.

Мин шулай нишләргә белми торганда, кинәт бөтенләй икенче яктан хатыным килеп чыкты.

– Бирдем тегенең кирәген! – диде ул, мыш-мыш сулап. – Фатир ишеге төбендә көчкә куып тоттым үзен. Ачкычын йозак тишегенә кертә алмый азаплана иде. Акырган тавышына ата-анасы чыгып көчкә аерып алдылар. “Нишләп малаеңны карамыйсың?!” – дип, әтисен дә ишек яңагына ябыштырып калдырдым!

Хатыным кул аркасы белән тир­­ләгән маңгаен сөртеп алды. Мин дә аяк очларыма басып, хатынымның күп йөгерүдән кызарып чыккан бит очыннан үбеп алдым. Һәм без култык­лашып, үзебезнең бүлмәгә менеп киттек.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/kar-yauganda-/

Бәйле