Гөлназ Сәфәрова: «Ял итәргә бармадык, ләкин мин сөендем генә!»

-- Лейла

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова шушы көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очарга тиеш булуы турында хәбәр итте. Әмма бүгенге катлаулы чорда бу сәяхәтләре әлегә хыял гына кала бирә.

— Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очарга тиеш идек. Ләкин күп кенә башка авиакомпанияләр кебек үк, Аэрофлот, Уральские авиалинии артыннан, AzurAir да рейсларын туктатты. «Очмыйсыз» дигән хәбәр килеп иреште.

Дөресен генә әйткәндә, мин моңа сөенеп куйдым, баручылар арасында кайта алмый ятучылар да бар бит…
Әйе, бик тә ял итәсе килгән иде, билетлар да күптән алынган иде.

Билгеле, мондый болганчык, иртәгәгә план да төзеп булмаслык заманда каядыр чит илгә чыгып китү — ул котылып, онытылып тору чарасы кебек кабул ителә. Ләкин күңелгә яшәү яме бирүче яз кояшы барыбер үзенекен итәр — Җиһанга без теләгән, без омтылган тормышны алып килер дигән өметкә биреләсе килә… — дип яза алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Бәйле