Нинди гаиләләргә яңа түләүләр игълан ителде?

Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде.

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.

«Дәүләт гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләячәк. Бу — безнең өчен өстенлек… Без яңа карар кабул итәргә — аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр билгеләргә, аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге чара 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, гаиләләр беренче түләүләрне майда алачак», — дип искәртте Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән котлаганда.

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, көмәнле хатын-кызлар һәм җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр өчен дәүләт тарафынан айлык түләүләр каралган инде. Мондый ярдәмне 8-16 яшьлек балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналар да ала.

Владимир Путин шулай ук гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм якын кешеләренең игътибарын, җылылыгын тоеп яшәүләрен, гаиләгә, балаларга, оныкларына, хезмәттәшләренә һәм дусларына бүләк итә торган яхшылыкның үзләренә кире кайтуын теләде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/76299/

Бәйле