Ләйлә Дәүләтова: «Нормаль хатын-кыз минем урында елый-елый…»

-- Лейла

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова үткәннәрен барлый. «Чынлыкта тормышта бөтен нәрсә яхшыга икәнен каян беләсең бит! Без аны еллар узгач кына аңлыйбыз!» — дип сөйли. Моннан тыш инстаграм дусларын матур шигырь белән дә сөендерә.

— Кеше булып кал… Аның һәр сүзе йөрәктән чыккан. Гөлмәрьямнең әтисе белән аерылгач язган идем мин аны.
Нормаль хатын-кыз минем урында елый-елый мәхәббәт шигыре язган булыр иде! Ә мин башкачарак иттем. Бу шигырьгә инде 8 яшь! Ләкин ул әле дә актуальлеген югалтмый! Күпләр аны яттан белә. Хәтта безнең главабыз Энгель Фәттахов та бу шигырьне яттан сөйли диделәр.

Минем үземнең тумыштан хәтерем бик начар. Ләкин бу шигырьне төнлә уятып сорасалар да сөйли алам…

Көннәр -төннәр буе тыңласа да ,
Чыпчык былбыл телен оталмый.
Яхшылыкны бик тиз оныта кеше ,
Начарлыкны гына оныталмый.

Бурәнә дип уйлый хәркем узен,
Юкса хәрбер кеше тик йомычка.
Ярдәм итәм дигән кешеләр дә
Яхшылыкны эшли тик бурычка.

Син узеңә читтән карап кара ,
Нинди икәнлегең куренсен.
Бер тиенсез , дәрәҗәсез калгач,
Чын бәяңне шундук белерсең.

Кирәк диеп тугел, курсәтим дип,
Әйбер җыеп кеше шашына.
Авыр эшләр тугел , көнләшу хәм
Нәфсе җитә адәм башына.

Өйдә шундый рәхәт булсын өчен
Нибарысы якты йөз кирәк.
Хәзер хәр кешенең бөтен нәрсәсе бар,
Кунел тынычлыгы бик сирәк.

Тимер-таштан тугел, сөю-наздан,
Җылы йомшак оя урә бел.
Иң бәхетле кеше җирдә син ул,
Булган бәхетеңне курә бел !

Алда ни көтә дип , бик уфтанма,
Артык борчылмавың кулай булыр.
Кыштан соң яз килми калганы юк ,
Ходай ничек язса , шулай булыр.

Кайгы килде диеп бик кайгырма,
Ул утмәс кук кенә тоела.
Кояш чыгар алдыннан да башта
Җиргә шаулап яңгыр коела.

Шатлык килде диеп бик шатланма ,
Башың әйләнмәсен бәхеттән.
Биек менгән чакта онытма син ,
Төшәсеңне беркөн тәхеттән !

Бәйле