Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов дәвалануын өйдә дәвам итә [видео]

-- Лейла

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның авырып китүе турында аның тормыш иптәше Эльмира хәбәр иткән иде. Ниһаять җырчыны өенә чыгарганнар.

— Барыгызга да кайнар сәлам. Әз генә авырып киттем бу көннәрдә. Мине югалткан булгансыздыр… Тамакларым да шешкән иде, температура булды. Әле дә тамагым авыртып тора. Алла бирса, терелеп беткәч, матур итеп үзебезнең концертлар белән сезне сөендерербез. Әлегә өйдә системалар куялар. Больницаны яратмыйм! Шуңа өйгә чыктым! Тиздән аякка басарбыз. Рәхмәт яусын минем Эльмирама, гел минем янымда булды. Яраткан тамашачыларыма шулай ук зур рәхмәт. Ггомумән, бөтен кешегә олы рәхмәт. Үземнең әле бик кирәк икәнлегемне аңладым.Бергә булыйк! Матур яшик! Чирләмик! — дип сөйли Ришат үзе.

Бәйле