Дөньяда генетик яктан модификацияләнгән дуңгыз йөрәген күчереп утырткан беренче кеше озак яшәгәнме?
Ул, операциядән соң ике ай узгач, АКШта үлгән.
«8 март көнне дәваланмый торган йөрәк авыруы булган 57 яшьлек пациент Дэвид Беннетт вафат булды, ул тарихка генетик яктан модификацияләнгән дуңгыз йөрәген күчереп утырткан беренче кеше буларак кереп калды», — дип хәбәр итә бер чыганак.
Беннеттның сәламәтлеге 8 мартка кадәр берничә көн кала начарлана башлаган. Шул ук вакытта табиблар аның үлеменең төгәл сәбәбен атамаган. Медицина үзәгендә ассызыклауларынча, күчереп утыртканнан соң, берничә атна дәвамында йөрәк өзелү билгеләре булмаган, ул эшләгән.
Беннетт авыр йөрәк авыруыннан җәфа чиккән. Элегрәк ул АКШның әйдәп баручы трансплантация үзәкләрендә традицион операциядән баш тарткан, һәм эксперименталь процедура аның тормышка соңгы өмете булган. Табиблар бу елның 7 гыйнварында йөрәкне күчереп утырту буенча операция уздырган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-12/du-gyz-y-r-ge-k-cherep-utyrtkan-bulgannar-2724846