Русия хәрбиләренә багышланган акциягә татар сәхнәсе вәкилләре үзләре теләп кушылганмы? [видео]

-- Лейла

Күп кенә торак йорт, уку йортлары биналарында, машиналарда, урамда, интернетта «Z» хәрефе еш күренә башлады. Шуңа өстәп патриотик җырлар белән чаралар да үткәрелә.

9 март «Kazan-Mall” сәүдә үзәгендә Казан мәдәният һәм сәнгать университеты «Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнаша.

Видеода «Россия, Россия!» дип җырлаучылар арасында үзебезнең татар егет-кызлары, тамашачылар яратып өлгергән гармунчы — Әлфис Галиуллин (Салават абый төркемендә баянчы иде) һәм композитор Эльмира Галимова да бар.

Кызык, Әлфис белән Эльмира үз теләкләре белән Русия хәрбиләренә теләктәшлек белдерәме, әллә җитәкчелек кушканга гына «Россия» дип җырлыйлармы?!

Бәйле