Кукмара районы егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган [видео]

-- Лейла

Кукмара районында туган 22 яшьлек Илнур Гайфетдиновның Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән.

Илнур Гайфетдинов килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән.

Район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәлак булган рядовойның гаиләсендә булды һәм оборона министры исеменнән аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә / «Хезмәт даны» гәҗите.

Бәйле