Милләттәшләребез күпләп яшәүче һәр төбәктә танылу алган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова көннән-көн яшәрә. Сере нидә икән?

Җырчы ханым-туташларның төс-кыяфәте елдан-ел үзгәрә һәм бер төрлегә әверелә бара бугай. Әллә бер пластик хирургка гына мөрәҗәгать итәләр инде… Ә Зәйнәп матур да, үзенчәлекле дә булып кала бирә. Пластикага нинди карашта икән?

«Пластик операцияләр ясатканым юк. Нинди пластик операция ясатыйм инде? Бөтенесе урынында», — дигән ул журналист Гадел Әхмәтҗанов белән әңгәмәсендә. — Табиблар белән киңәшләшкәнем бар. Иртәрәктер. Сәхнәдә йөргән, телевидениедә, кеше күз алдында булган кешеләргә алтмышлардан соң, бәлки, кирәктер ул. Ләкин үзем андый карашта түгел. Беренчедән, мин куркам. Ул бер дә җиңел әйбер түгел бит. Тәвәккәлләп, курыкмыйча тотынган кешегә Аллаһ ярдәм бирсен. Афәрин, дип әйтәсе килә. Курыкмыйча тотынырга кирәк бит әле аңа».

Бу матурлыкка тотынмый торсаң да мәслихәт!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-15/yasatkanmy-yasatmaganmy-2728197

Бәйле