Берсе — кабердә, икесе — төрмәдә…

Бер пычак өч кешенең башына җиткән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хәл 6 мартка каршы төндә Белорет шәһәрендә булган. 43 яшьлек хатын һәм 42 яшьлек өйдәшенең шәхси йортына аның 33 яшьлек туганы белән 41 яшьлек дусты килгәннәр. Ир-егетләр арасында элек тә мөнәсәбәтләр киеренке булган, ә бу кичтә алар фаҗигагә китергән.

Хатыннар урамга чыгып кергән арада ирләр бәхәсләшеп киткән. Конфликт барышында йорт хуҗасы кунакның күкрәгенә пычак тыга һәм тегесе шунда ук җан бирә.

Өйгә кереп, әлеге коточкыч күренешне күргәч, мәрхүмнең өйдәше кыерсытучыга шул ук пычак белән берничә тапкыр кадый. Хуҗабикә аптырап калмый, полициягә шалтыратып, табиблар бригадасын җибәрүләрен сорый. Күрсәтелгән медицина ярдәме нәтиҗәсендә ир исән кала һәм хәзерге вакытта шәһәр дәваханәсендә дәвалау уза.

Бер үк вакытта зыян күрүчегә каршы җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган. Аны җәрәхәтләгән хатын кеше үтерү турында җинаять эшенең фигуранты була. Суд тикшерү барышында ике гаепләнүчене дә сак астына алган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2022-03-16/berse-kaberd-ikese-t-rm-d-2729620

Бәйле