«Мин Сочига эшкә киттем…»

Ир-егет, сөяркәсенең документларын урлап, аны бурычка батырган.

Бу шаккатыргыч хәл турында хатын-кыз «Телеграмм» каналының «Ялгыз хатын-кызлар» төркемендә язып калдырган.

«4 ел элек поездда кондуктор булып эшләгәндә бер ир белән таныштык. Аралаша торгач, ул миңа яшәргә күчте. Беренче вакытларда үзен яхшы яктан гына күрсәтте: эшләде, эчмәде, чәчәкләр бүләк итте. Ике елдан балабыз туды. Шул вакыттан башлап ул алыштырып куйган кебек үзгәрде.

Эшен ташлады, көне-төне телевизор карап ятты. Арытаба гаиләдә акча беткәч, эшкә китәргә булды. «Мин Сочига эшкә китәм. Дустым эшкә чакырды, бер айдан кайтырмын», — диде дә әйберләрен җыеп чыгып китте. Җитмәсә, баргач, яшәренә акчасы булсын, дип, кешедән бурычка алып бирдем.

Бер атнадан аның белән элемтә югалды. Тагын ике атна узгач, телефонга минем исемгә микрозаймнар алу турында хәбәр килде. Докуменларны карый башласам — алар юк. Ачыклануынча, ул аларны алып, минем исемгә әллә күпме акча яздырып алган. Әлбәттә, бу хәл турында хокук сакчыларына хәбәр иттем. Эзләп тапсалар ярар иде», дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-16/min-sochiga-eshk-kittem-2730579

Бәйле