Рөстәм Нәбиевка хәер биргәннәр

-- Лейла

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев хәзерге вакытта гаиләсе белән диңгез буенда ял итә. Шунда аның белән бер кызыклы хәл булган.

— Тыныч кына утырам, телефонымны актарам. Шул вакыт яныма бер хатын-кыз килде дә, миңа тиеннәр бирә башлады. Мин аңламыйча торам! Бик аптырадым. Аннары аңыма килгәч, ул ханымга барысын да аңлатмакчы булдым, әмма ул инде ерак китеп барган иде. Шундый нәтиҗәгә килдем: шул урында көн саен утырсам, мин ял итүгә чыгарган акчаны кире кайтара алам икән бит, — дип көлеп, сөйли Рөстәм Нәбиев.

Бәйле