Артистлар акчаны менә ничек арттыра икән…

Аларның һәрберсенең биографиясендә кызыклы хәлләр бар.

Гүзәл Уразова соңгы арада бик активлашып китте. Ул «ВК» битендә менә нәрсәләр язган:

«Мин икетуган абыем Альберт белән үстем. Дөресрәге, абый түгел инде ул миңа, эне дә түгел. Без икебез дә бер көнне туган. Альбертлар Пермьдә яшиләр hәм җәен өч айга мин дә, Альберт та карт әниләргә кайта идек. Һәр җәебез шунда үтә иде.

И, безнең Альберт белән маҗараларны сөйләп бетерә торган түгел! Авылда тагын нәрсә эшлисең инде, hәр нәрсәдән кызык табасың шулай. Карт әнинең итекләрен урлап киеп сазлыкка төшәбез, аннан соң чишмәнең теге ягыннан бу ягына чыгабыз… Казлар куып, бакалар тотып, үз иркебездә мәш килә идек.

⁣⁣Ә аннан без Альберт белән акча үстерергә булдык. Карт әнинең акчаларын алдык та, тартмага салып…⁣

Беренче сыйныфта укыган вакытлар. Альберт кайтты да: «Беләсеңме, акчаны үстереп була! Утыртырга кирәк аны», — ди. Шәhәр малае бит инде, ышанганмын. Акча күргән бармыни әле ул вакытта?! Карт әнинең акчаларын алдык та, тартмага салып, бакчага керәннәр үскән җиргә утыртып куйдык. «Көзгә үсеп чыгалар алар», — диде Альберт.

Авылда беренчеләрдән булып акча бакчасы ясаган кешеләр булуыбызны аңламасак та, зур ачыш алдында торуыбызны чамаладык — әгәр планыбыз барып чыкса, бәрәңге бакчасын сөрдереп, акча агачлары белән тутырган булыр идек микән?!

⁣⁣Бәхеткә, тәҗрибәне акча «орлык»лары харап булганчы туктатырга туры килде. Берзаман өйдәгеләр акча югалтканнар. Миннән сорыйлар. Нишләргә белмим, әйтергәме, юкмы… Ахыр чиктә әйтергә туры килде инде. «Без бит акчаны үстерергә дип утырттык, алырга ярамый. Үссен әле, аннары алып бирербез», — дим. «Акча үсми ул, балалар, әйдәгез, бергәләп казып алыйк», — ди олылар. Шулай акча үскәнне көтеп торып булмады, казып алырга туры килде. Өйдә сизәрлек, ыгы-зыгы кубарлык булгач, без акча «орлыгын» шактый алганбыз инде, күрәсең. Хәтерлим, бер кәгазь акчаны агызып та җибәргән идек әле. Балык капсын дипме, балык күп булсын дипме инде шунда… Акчаларның күрмәгәне калмады ул елны, утны-суны, балчыкны күреп, исән-сау котылдылар», — дип язган Гүзәл.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-18/artistlar-akchany-men-nichek-arttyra-ik-n-2732821

Бәйле