Танылган блогер Илья Варламов Украинадагы хәлләр барышы турында авыл халкы фикерләрен туплаган [видео]

-- Лейла

Сораштыруда Русиянең Байкал арты, Воронеж һәм Самара өлкәләре авыллары катнашкан. Сораштыручылар төрле: яшь егетләрдән алып карт әби-бабайларга кадәр җавап биргәннәр. Ләкин ни кызык, күпчелекнең җаваплары, фикер йөртүе, хәтта мәгълүмат чыганаклары бер үк.

— Украинада сугыш бара. Путин, бер яктан, яхшы, ә икенче яктан, белмим инде…Украина белән дус яши идек, нигә шулай эшләделәр, аңламыйм.

— Беләм, Украинада сугыш. Бер генә нәрсә әйтәм: аларны 2014 елда «атасы» калган. Ә хәзер без соңга калдык. Хәзер кризис башланачак. Путин Украинага гаскәрләрне кертеп дөрес эшләде, кертмәгән булса, безгә сугыш башларлар иде.

— Украинада хәрби операция бара, һәм безнең президентыбызның карары-дөрес. Мин тулысынча аның яклы. Минемчә, безгә берни дә булмас, начар яшәмәдек, балаларыбыз да начар яшәмәс. Безнең ил көчле, Украинага булышачак. Ә Америка, әлбәттә, гомер буе Русияне күрә алмады. Санкцияләр һәрчак булды, ләкин без ничектер яшәдек бит. Безнең кырларыбыз, үзебезнең продукциябез бар. Иң мөһиме, Аллаһ биргән президентыбыз бар!

— Яңалыклар карыйбыз. Үзем хәрби оешмады эшлим. Безнекеләр үз халкыбызны яклап Украинага керүләренә мин шат. «Бандеровецлар» ачуымны чыгара. Яңалыкларны телеканаллардан карыйбыз, блогерлар, интернетка ышанмыйм, анда ялган.

— Бер яктан гаскәрләрнең Украинага керүенә мин шат, икенче яктан тыныч яшәгән халык үлә. Президентка әфәрин, Украинадагы гади халыкны яклый. «Россия-24» каналын карыйм, блогерлар теләсә-нәрсә яза, аларга лайк кына булсын, ышанмыйм.

— Путин карары белән килешәм. Бу сугыш түгел, ә хәрби операция. Сугыш вакытында халык үлә, ә монда тыныч яшәгән кешеләрне үтермиләр. Украинада кешеләрнең атыш-сугыштан качып утырганын мин күрмәдем әле.

— Ни әйтергә дә белмим. Әлеге вакыйганы бер яклап кына карап булмый. Кайда гына булмасын, гади халыкка тыныч тормыш кирәк.

— Украинада сугыш. Кемгә кирәк ул? Путинны бер дә якламыйм. Бу — халыкны кыру. Украиннар үз илләрен яклый. «Время покажет» ише «буш сүзле» програмнар карыйбыз инде.

— Украинада сугыш, нәрсә булсын инде. Әлбәттә, мин каршы. Путинның карары белән дә килешмим. Безнең ил, халык өчен бу хәлләрнең ахыры хәерле бетмәс. Болай да авыр, хәзер бөтенләй начараячак. Сугышмы, хәрби операцияме-исем алыштырудан нәтиҗәсе үзгәрми. Массакүләм мәгълүмат чаралары дөреслекнең яртысын сөйләсә дә бик хуш. Бу хәлләр президентка нигә кирәк булгандыр, аңламыйм. Дошманнары җитмәгән күрәмсең…

https://t.me/tatartoday

Бәйле