Чулпан Хамматова: «Рәсәйгә кире кайту өчен мин «сугыш» дип әйтүдән туктап, үземне һәм дөньяны алдап яшәргә тиеш» [видео]

-- Лейла

Актриса, «Подари жизнь» фондына нигез салучы — Чулпан Хамматова Рәсәйдән киткән, бүгенге көндә Латвиядә яши.

— Мин кайтырга куркам. Рәсәйгә кайту өчен минем ике юлым бар: берсе, «сугыш» дип әйтүдән туктарга, үз күзем белән күргәннәргә игътибар итмәскә, үз-үземне һәм дөньяны алдарга тиешмен. Бу иң яхшысы, әле караны ак дип әйтергә кушмасалар. Хәрби операцияне яклап чыкмаганым өчен гафу үтенергә, ә аннары ничек кушсалар, алар әйткәнчә яшәргә. Рәсәйгә кайтып төрмәгә утырмас өчен бу — бердән-бер юл.

Сугыш башланганда мин ялда идем, башта берәр җирдә беткәнен көтеп торырмын дип уйладым, ләкин миңа кире кайтмавым хәерлерәк дип мәгълүмат җиткерделәр. Дәүләт идарәсендә эшләүчеләр арасында элемтәләрем бар, ләкин без шундый ситуациядә: хәтта, «кайт, сиңа берни дә булмый дисәләр дә», мин ышанмыйм… ди актриса Чулпан Хамматова.

Бәйле