Джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, тренер Айрат Кәлимуллин вафат

«23 мартта Айрат Кәлимуллин — күп хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер вафат булды»,  дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашкан. «Бүген Татарстан өммәте олы югалту кичерә: безнең арадан мөселман спортчысы, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы Айрат Дамир улы Кәлимуллин китеп барды. Без барыбыз да ихластан аның өчен җан аттык һәм тернәкләнсен өчен догада булдык.

Айрат Кәлимуллинның укучысы буларак, аның дәвалануында көченнән килгәнчә катнашкан һәм тормышының соңгы авыр чорында аңа җылы сүз һәм гамәл белән ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Әмма Раббыбыз аны алып китте, моны Айрат абый өчен хәерлерәк дип күрде. Айрат Дамирович үзе, аның йомшаклагы, зирәклеге, тәҗрибәсе, үрнәге безне — фанилыкта калган йөзләгән шәкертләрен, туганнарын һәм якыннарын, билгеле, сагындырачак.

Ул ихлас мөселман иде, чын күңелдән Аллаһы Тәгаләне һәм Пәйгамбәребезне яратты, намус белән яшәде һәм эшләде, гадел һәм мәрхәмәтле иде… Ул киткәч, безнең йөрәкләрдә ике хис көрәшә: аны югалтудан кайгы ачысы һәм Раббыбыз аны Үзенең Рәхмәтләре белән бүләкләр дигән зур өмет. Без сезнең өчен, якыннарыгыз өчен һәм сезнең белән җәннәтләрдә очрашулар сорап алга таба да догада булырбыз, Айрат абый.

Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Айрат Дамир улы Кәлимуллинның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйм. Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз», — диелә кайгынамәдә.

Айрат Кәлимуллинның җеназа намазы иртәгә, өйлә намазыннан соң Казанның «Тынычлык» мәчетендә укылачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77643/

Бәйле