Тукай биографиясендә өйрәнелмәгән фактлар ачыкланды

Габдулла Тукай музее мөдире шагыйрьнең паспорты, Тукаев фамилиясе, жандармериянең Тукайга карашы кебек мәсьәләләр тирәнтен өйрәнелмәвен әйтте.

Габдулла Тукай әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова шагыйре Габдулла Тукайның биографиясендәге ачык калган мәсьәләләр турында сөйләде.

«Мәсәлән, Тукаев фамилиясе. Фәнни хезмәтләрне карасак, берсендә дә ул турыда төгәл мәгълүмат юк. Шәҗәрәсенә килгәндә, ул шактый төзелгән, ләкин анда да сораулар бар. Тукай солдат булып хезмәт итәргә каралырга чакырылган булган. Ләкин ул документлар табылмаган», — диде ул.

Аның әйтүенчә, кайсы шигырьләренә арест салынганы, кайсы китабын чыгаруга тоткарлыклар булганы билгеле булса да, жандармериянең Тукайга карашы темасы тирән өйрәнелмәгән. «Аны җирләгән вакытта агентның язып барган документлары да аерым тема буларак өйрәнүгә мохтаҗ. Тукайның сәяхәтләре темасы кызыклы, бу юнәлештә аерым хезмәтләр бар, әмма әле шактый сораулар ачык кала» — диде ул.

Гүзәл Төхвәтова Габдулла Тукайның паспорты мәсьәләсе дә игътибарга лаек дип саный. «Казан» журналында Тукайның соңгы көннәре турында мәкалә чыккан иде. Анда аның паспорты булуы да телгә алына», — дип аңлатты ул.

«Клячкин хастаханәсенә урнашканда Тукай туберкулез белән авырый. Уйлап карасак, хастаханәгә йогышлы авыруларны алырга ярамаган. Ләкин аны керткәннәр. Ә паспортны, шул чордагы кагыйдәләр буенча, полиция участогына бирергә тиеш булалар. 1918 елларда полиция участогында янгын чыга. Тукайның паспорты да шунда янган булырга мөмкин дигән фараз бар. Мин бу сүзләрнең дөрес булу-булмавына фәнни яктан бәя бирә алмыйм», — ди ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/23-03-2022/g-z-l-t-hv-tova-tukay-biografiyasend-ge-yr-nelm-g-n-faktlarny-ytte-5851958

Бәйле