Подъезд түбәсендә хатын-кыз мәете табылган

Полиция һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасы кичә кич Чаллының 25/20 йортына килгәннәр. 

Торак йортның тугызынчы подъезды түбәсендә хатын-кыз гәүдәсе табылган. Коткаручылар аны төшереп, медикларга тапшырганнар. Хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Тикшерү барышында 65 яшьлек хатынның тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшүе ачыкланган.

Фаҗига урынына тикшерү төркеме чыкккан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77653/

Бәйле