- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевны нәрсә борчый?
– Күбрәк елмаерга тырышам. Үзем генә булганда елап та алам. Соңгы вакытта ешрак елыйм, – дигән ул “Интертат” хәбәрчесенә.
– Сәхнәдәге образыгызны барыбыз да беләбез, ә чынлыкта сез нинди? Нинди тормыш иптәше, әти?
– Сәхнәдәге образымнан бик аерылып тормыйм. Элегрәк тиз кызып китүчән булсам, хәзер алай түгел. Гаделсезлекне җенем сөйми. Кызымны иркәләп, яратып кына үстерәм. Авыр сүз әйткәнем юк. Улымны – егетләрчә, аңа катырак булырга тырышам. Хатыныма карата йомшак та булам, кайбер чакларда ачуланып та алам.
– Нәрсәгә дә булса үкенәсезме?
– Укыганда бөтен дәресләргә дә йөрисе булган икән. Чит телләрне өйрәнү, музыка теориясе фәннәрен уку – барысы да кирәк булган. Иң зур үкенечем – әти-әни янында ешрак буласы калган. Моңа нык үкенәм. Хәзер ничек теләсәм дә, кайтарып булмый…
Автор: Резеда Галикәева
Фото: http://nurlat-tat.ru/ Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/So-gi-vakitta-esh-eliym-720017/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601